25 августта Әгерҗе муниципаль районында терроризмга каршы комиссиянең чираттагы утырышында “Белем көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү һәм иҗтимагый иминлекне көчәйтү буенча өстәмә чаралар турында”гы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Полиция начальнигы урынбасары Ринас Мусин хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү, Татарстан Республикасы көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздыру чорында террорчылык актларын булдырмау, шулай ук яңа 2020/2021 уку елы башлану һәм террорчылык актларын, экстремистик акцияләрне, башка җинаятьләрне һәм хокук бозуларны булдырмау максатыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлегендә чаралар үткәрү вакытында хокук тәртибен һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча үз карарлары әзерләнүе турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы көненә багышланган чаралар үткәрү алдыннан