Татарстан Республикасы көнендә Әгерҗедә тагын бер спорт объекты - “Олимп” спорт комплексы территориясендә универсаль баскетбол-волейбол мәйданчыгы ачылды. Тантаналы чара район җитәкчелеге һәм спортчыларның үзләре катнашында узды. Яңа спорт мәйданчыгы «Спорт - тормыш нормасы» федераль программасы кысаларында төзелгән, ул «Демография» милли проектына керә. Аның төзелешенә 3 млн сумнан артык акча киткән. - Зур теннис өчен мәйданчык булдыру буенча мөрәҗәгатьләр күп булганлыктан, якын киләчәктә без әлеге мәйданчыкта спорт төре белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырырга планлаштырмыйбыз, - дип хәбәр итте спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин. Спорт җәмәгатьчелеге, шәһәр һәм район халкы массакүләм спорт төрләрен үстерүгә зур игътибар биргәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. - Бу мәйданчыкта һәрвакыт иң көчлесе җиңсен, - дип теләделәр җитәкчеләр һәм тупка символик имза куйдылар.