Быелның 30 августы истәлекле дата: бүген татарстанлылар Казанның 1015 еллыгын һәм Республика көнен генә түгел, ә ТАССР төзелүнең 100 еллыгын да билгеләп үтәләр. Коронавирус пандемиясе планлаштырылган күп санлы тантаналы чараларны, шул исәптән халыкара масштабтагы чараларны тулысынча диярлек сызып атса да, республикада истәлекле даталарга багышланган төрле чаралар уздырыла - Әгерҗедә дә бәйрәм чаралары үтә.
Тантаналы чараларның төп өлеше бүген "Орешник" паркында уза.
Биредә иртәнге уннан ук сәүдә, спорт мәйданчыклары һәм тематик күргәзмәләр эшли. Балалар өчен аттракционнар оештырылган. Әгерҗелеләр бәйрәмчә күңел ачуларны сагынган: яхшы һава торышы, шашлык исе һәм балалар көлүе бәйрәм атмосферасын тагын да ныгыта гына.
Район җитәкчелеге, халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, Татарстанның тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булуын ассызыклады. Республика ярдәме белән безнең район динамик рәвештә үсә. Аның уңышлары-авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, хакимият органнарының, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәтчәннәренең көндәлек тырышлыгы, ныклы милләтара татулыкның нәтиҗәсе ул.
Чараны район иҗат коллективларының дәртле концерт номерлары бизәде. Котлаулар һәм бүләкләүләр дә булды.
Район җитәкчелеге, Әгерҗе районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы, полиция майоры Елена Шадрина белән берлектә, җиде яшь әгерҗелегә тантаналы шартларда аларның беренче паспортларын тапшырдылар.
Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының күкрәк билгеләре белән бер төркем балалар һәм ГТО нормаларын тапшыруда күпләргә үрнәк булырлык пенсионерка - Хасанова Любовь Владимировна бүләкләнде.
Шулай ук Әгерҗе районында хоккей буенча тренерлар Әскат Гарифуллин, Алексей Яковлев һәм Евгений Грошев Татарстан Республикасының "Физик культура һәм спорт отличнигы" билгеләре белән бүләкләнде.
Бәйрәм чаралары дәвам итә һәм "Яшьлек" паркында фильмнар күрсәтү һәм күптән көтелгән салют белән тәмамланачак.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gered-respublika-kne-uaennan-salyut-bulachak