Әгерҗе шәһәренең Клара Безбородова һәм Светлана Соболева җитәкчелегендәге "Киров" һәм "Альфа" ТОСлары "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенә кушылдылар.
Мохтаҗ балаларга ярдәм ел саен инде биш елдан артык күрсәтелә. Алар аз керемле балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырдылар.
Алты балага алты канцелярия товарлары җыелмасы һәм тәм-томнар тараттылар. Шул ук көнне яңа уку елы башлану белән ике ТОСның да ишегалды балаларын да котладылар.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/gere-toslary-mokhta-balalarga-yardm-itte