Быел да матур традиция буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә Әхәт кызы Республика көне алдыннан иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр. Безнең районнан бәйрәм тантанасында Бимадан Владимир–Оксана КОРНЕВлар катнаштылар.
Владимир һәм Оксананың гаилә корып яши башлауларына 28 ел. Алар районда күпләргә иҗади гаилә буларак яхшы таныш. Владимир Иванович – Бима Мәдәният йорты мөдире. “Эр ужара“ халык фольклор ансамбле белән җитәкчелек итә. Мари гармунчылары төркеменең әйдәп баручы артисты. Быел “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ бәйгесенең зона этабында район данын да уңышлы яклады.
– Ул – авылда иң хөрмәтле, иң актив кешеләрнең берсе. Владимир Ивановичтан башка Бимада бер генә чара да узмый. Концерт-бәйрәм уздырасы булса, ул – оештыручы, шимбә өмәләре үтәме, ул янә иң беренче булып килеп җитә. Хәтта күп кенә гамәлләрне башкаруда да үзе башлап йөрүе белән үрнәк күрсәтә, – ди Бима авыл җирлеге башлыгы Эдуард Михайлов.
Гаилә башлыгы гына түгел, аның җәмәгате дә үткенлеге, осталыгы белән аерылып тора. Оксана Валерьевна – рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Күпьеллык эш тәҗрибәсе булган мөгаллимә хезмәттәшләре, укучылар, ата-аналар арасында тирән хөрмәт яулаган.
Корневлар – бер-берсенә олы терәк һәм ярдәмче дә. Владимир клубта чара уздырса, Оксана – иренең уң кулы. Сүз уңаеннан: ул – бәйрәмнәрне бик оста алып баручы да. Әгәр Оксананың мәктәптә бәйрәм чарасы уздырасы булса, Владимир җәмәгатенә зур булышлык күрсәтә.
Бәхетле тату гаиләдә балалар да әти-әниләренең горурлыгы булып үскәннәр. Юля төзүчеләр хәзерли торган уку йортын тәмамлаган. Әти-әнисен оныклар бүләк итеп тә сөендергән ул. Алексей армия хезмәтен лаеклы үтәп кайткан. Ул әтисе юлыннан киткән: Алабугада мәдәният көллиятендә укый. Гармунда өздереп уйный, гитара кылларын чиртергә дә бик оста. 4 сыйныфны тәмамлаган Женяның спорттагы уңышлары сөендерә. Ул да иҗат белән шөгыльләнә, “Эр ужара“ ансамбленә яратып йөри.
– Беренче чиратта, без балаларны хезмәт белән тәрбияләргә тырыштык. Аларны һәрчак дөресен әйтергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм гаилә традицияләрен сакларга өйрәттек, – ди Оксана Валерьевна.
Сишәмбе көн Казан Кремленә республиканың төрле районнарыннан килгән 48 гаиләне хөрмәтләделәр.
– Без Буа, Кукмара, Яңа Чишмә районнарыннан килгән парлар белән утырдык. Алар арасында укытучылар, социаль өлкәдә хезмәт куючылар бар иде. Шуңа күрә уртак телне дә бик тиз таптык, – ди Оксана Валерьевна. – Күп еллар иңне-иңгә терәп яшәүче үрнәк парлар, күп бала тәрбияләп үстергән гаиләләр бәйрәм бизәге булдылар. Рөстәм Нургали улы бик җылы рәхмәт сүзләре, изге теләкләрен җиткергәннән соң биш һәм аннан күбрәк бала тудырган әниләргә “Ана даны“ медален тапшырды. Тантанада 12 бала үстерүче гаиләне хөрмәтләгәндә зал көчле алкышларга күмелде. Танылган артистлар чыгышын карау да күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәт хисләр өстәде. Һәр чыгыш гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык символын гәүдәләндерүче ромашка чәчәкләре белән бәйләп алып барылды. Безгә шундый зур, искиткеч матур тантанада катнашу мөмкинлеге тудырганнары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина, белгеч Лилия Госмановага зур рәхмәт. Әлеге бәйрәм мизгелләре безнең күңелләрдә озак сакланыр.