1 нче гимназиядә узган тантаналы линейкада ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов катнашты

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

1 сентябрь – Белем көне. Озак еллар дәвамында бу чәчәкләр, ак бантлар, елмаюлар һәм изге теләкләр бәйрәме.

Бүген бәйрәм шартларында 1 нче гимназия үз укучылары өчен ишекләрен ачты. Кемдер мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә, ә кемдер өчен быелгы яңа уку елы соңгысы.

2020-21 нче уку елында гимназиядә 58 педагог җитәкчелегендә 700 укучы белем алачак. Тантаналы линейкада мәктәп директоры Азиятуллина Раушания Наил кызы гимназия стеналарында үзләренең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрәчәк яшь белгечләрне дә тәкъдим итте. Алар арасында математика укытучысы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, шулай ук сынлы сәнгать һәм технология укытучылары бар.

Бәйрәмдә 62 беренче сыйныф укучысын хөрмәтләделәр, алар бүген гимназия шәкерте статусына ия булдылар.

Быел мәктәптә 3 параллель 1 сыйныф ачылды: балаларларны зур тәҗрибә туплаган педагоглар - сыйныф җитәкчеләре кабул итте. Линейкада район җитәкчелеге, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов катнашты.

Айрат Ринатович барысын да бәйрәм белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлавын җиткерде.

Мәктәп коллективына, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә котлау сүзләре белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Сафиуллина Вәсилә Гарәфетдин кызы да мөрәҗәгать итте.

Үзенең чыгышында ул барлык катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Укуларында зур уңышларга ирешүләрен, кыенлыклардан курыкмауларын һәм үз максатларына гына баруларын теләде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International