Балалар өчен спектакль күрсәтеләчәк

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген «Игътибар, балалар!» операциясе кысаларында Әгерҗе шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында спектакль күрсәтеләчәк. Бу хакта Әгерҗе районы "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ бүлекчәсе башлыгы Рушания Тимкина хәбәр итә.

300 дән артык бала өчен Яр Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» театр студиясе чыгыш ясаячак. Геройлар балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклауның мөһимлеге турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International