Ветеринария табибы Константинова Мария РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2020 елның 4 сентябре, җомга

31 августта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узды.

 

Биредә республиканың ветеринария хезмәтләренең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Алар арасында әгерҗелеләр дә бар.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан эшчәнлектә югары нәтиҗәләр күрсәткән өчен "Әгерҗе РДВБ" ДБУнең ветеринария табибы Константинова Мария Александровна Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International