Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилей елында Девәтернә авыл җирлегенә керүче Гали авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә яңа һәйкәл төзелде. ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, Республика көне алдыннан, 29 нчы август көнне һәйкәлне ачу тантанасы булды.
Тантаналы чарада Девәтернә авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, әлеге һәйкәлне төзүдә төп иганәче, Гали авылында туып, бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәүче игелекле эшмәкәр Әхмәтов Р.М., мәктәп директоры Габбасов А.Г., Гали авылы халкы, кайткан кунаклар катнашты.
Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Йосыпов Ф.М., иганәче Әхмәтов Р.М. чыгыш ясап, кызыл тасманы кискәннән соң, һәйкәлгә венок куйдылар.
Тантанада катнашучыларга мәдәният йорты директоры Арсланов Ф.Ф. җыр бүләк итте, Л.Айтуганов ис. Девәтернә төп гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Фәррахов И. “Таш һәйкәлләр батырларга” шигырен сөйләде. Гали авылында яшәүче тыл ветераннары Мөхәммәтҗанова Ф., Фәрхушина Н. апалар чыгыш ясадылар, шушы игелекле эшкә өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт белдерделәр.
Әлеге һәйкәлне төзү өчен авыл җирлеге, иганәче Әхмәтов Р.М., Гали авылы халкыннан җыелган үзара салым акчалары тотылды.