Район мәдәният бүлеге һәм Үзәк китапханә хезмәткәрләре Әгерҗедә Толстой урамында яшәүчеләрне “Самавырда кунакта“дип исемләнгән бәйрәмгә чакырдылар.
Ике ел элек бөек рус язучысы Лев Толстойның тууына 190 ел тулу уңаеннан әлеге урамның иң матур урынында онытылмаслык чара уздырылган иде. Ул вакытта бәйрәмгә җыелган халык киләсе очрашуга үзешчән артистларны чакырдылар.
Бу көн дә җитте. Алтын көзнең кояшлы көнендә Толстой һәм күрше урамнарда яшәүчеләр безнең район артистлары чыгышларына сөенеп “самавыр янында кунакта“ бәйрәменә җыелдылар.
Бәйрәм мул табын артында үтте. Кунаклар тәм-томнар белән сыйландылар һәм самавырдан хуш исле чәй эчтеләр.