Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Алабуга бүлекчәсе рәисе Мөнип Гасыймов белән очрашуларны безнең районда яшәүче күрмәүче гражданнар һәрвакыт түземсезлек белән көтә. » Бу – проблемалар, аралашу өчен мөмкинлекләрнең берсе", - диләр инвалидлар.
Чыннан да, район җитәкчеләре, Пенсия фонды, социаль яклау, медицина хезмәткәрләре белән очрашуда катнашучыларның үзләрен борчыган сорауларын уртаклашуы да булды.
Әгерҗе районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Зөлфия Бакасова ташламаларга ия булучыларга 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын: натураль яки акчалата алу формасын сайларга кирәклеген искәртте.
- Тормышыбызда кырыс сынауларга юлыккан райондашларыбызның үтенечен игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Бу уңайдан без Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә эшлибез, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Сукырлар җәмгыятенең район бүлекчәсе җитәкчесе Рифкать Каһиров та соңгы вакытта мөрәҗәгатьләр аз булуын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, үтенечләр булса да, алар район җитәкчелеге ярдәме белән хәл ителә.
Күрмәүче гражданнар тирән рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.
- Кызыл борда урнашкан тернәкләндерү үзәгендә рәхәтләнеп ял итәбез. Бу –яңа танышлар табарга, чын күңелдән аралашырга мөмкин булган урын, - диләр якташлар.
Очрашу ахырында Мөнип Гасыймов иң актив инвалидларга ТАССРның 100 еллыгы, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең 90 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.