Татарстан Республикасының күп функцияле үзәкләрендә бурычлары 50 меңнән 500 мең сумга кадәр булган затларга банкротлыкка гариза бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Әгерҗе районы КФҮ ДБУ филиалы.
Гражданнардан гаризалар 1 сентябрьдән кабул ителә башлады. Әйтик, узган атнада Әгерҗе районында КФҮНӘ бурычлы кешеләрдән ике гариза кергән-аеруча ажиотаж күзәтелми.
"Элек банкротлык процедурасы өчен түләргә туры килде. Яңа тәртип нигезендә бу хезмәт бушлай күрсәтелә. Пошлиналар һәм башка түләүләр таләп ителми", - дип билгеләп үтте район бүлекчәсе җитәкчесе Наталья Әхмәтҗанова.
Тулырак мәгълүматны КФҮ белгечләреннән алырга мөмкин.