Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге булдырырга планлаштыралар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин республиканың Әгерҗе районында узган киңәшмәдә әнә шундый мөмкинлек турында фикер алыштылар. Бу хакта ул җитәкләгән ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе бүген Әгерҗе районында булды. Анда ул киңәшмә генә уздырып калмыйча, тимер юл предприятиеләре хезмәткәрләре һәм юл төзүчеләр белән дә очрашты.
Сафин быел Әгерҗе районында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ун ишегалды территориясе ремонтланачак, дип сөйләде. "Татарстанда 2020 елдан башлап, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, "безнең ишегалды"программасы формалаштырылды. Бу программа буенча торак пунктларның ишегалларында юл өслеген һәм тротуарларны яңарту, яктырту урнаштыру планлаштырыла", - дип искәртте ул.
Министр сүзләренә караганда, муниципалитетта ун ел эчендә 118 км дан артык юл ремонтланган, шулай ук 48 торак пунктка каты өслекле юллар салынган.
Агымдагы елда Әгерҗе – Красный Бор – Салауш автоюлын, керү юлларын, чистарту корылмалары һәм канализация насос станцияләрен ремонтлаячаклар. Моннан тыш, Әгерҗе – Кызыл Бор – Исәнбай – Иске Эсләк – Черново автомобиль юлы капиталь ремонтланачак.
Тулаем алганда, Татарстан буенча ун ел эчендә гомуми озынлыгы 1144 км булган 449 торак пунктка юллар төзелде, анда 64 мең 138 кеше яши. Бакчачылык ширкәтләренә 74 керү юлы ремонтланды һәм фермер хуҗалыкларына 587 подъезд төзекләндерелде.