Районда 49 участок эшли: 16сы – Әгерҗедә, 33е – авылларда. Алар сайлаучыларны 11, 12, 13 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр кабул итә. Безнең районда тавыш бирү хокукына ия 24800дән артык граждан исәпләнә.
Барлык участок комиссияләре дә яклау чаралары белән тәэмин ителгән. Сайлаучыларга битлекләр, перчаткалар, авторучкалар бирелә. Бинага керү юлында махсус келәмнәр, антисептик чаралар урнаштырылган. Тавыш бирүгә килүчеләрнең барысының да температурасы үлчәнә. Моның өчен сайлау участоклары контактсыз үлчәү приборлары белән тәэмин ителгән.
11, 12 сентябрьдә сайлаучылар алдан тавыш бирә алалар. Алдан тавыш бирү Әгерҗедә, Тирсә һәм Красный Бор авылларында йорт яны территорияләрендә дә оештырылачак.