Исәнбай авылы ветераннар ансамбле әгъзалары милли киемнәрдә сайлауларга килделәр

2020 елның 11 сентябре, җомга

«Өмет» ансамбле үзешчәннәре беренчеләрдән булып ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауда үз тавышларын бирде.

Исәнбай ветераннар ансамбле әгъзалары, 502 нче сайлау участогына милли костюмнар кигән килеп, чын фурор ясадылар. Мәдәният йорты фойесына керүгә, шунда ук биергә дә керештеләр. Тавышка килгән авылдашларын да бию түгәрәгенә чакырдылар. Туган якларына багышланган җырлар җырлап, алар җыелганнарга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр. 

– Без һәркайда бергә. Сәхнәдә дә бербөтен кебек чыгыш ясыйбыз. Туган көннәребезгә бергә җыелабыз. Бүген дә, Татарстан өчен истәлекле вакыйга көнендә, без үзебезгә һәм авылдашларыбызга бәйрәм кәефе бүләк итәргә булдык, – диде ансамбльне алып баручы Гөлия Ижбулдина.

 

 Бу өлкән буын вәкилләре лаеклы ялга чыкканчы мәгариф, мәдәният, терлекчелектә төрле тармакларда хезмәт куйдылар. Бүгенге көндә дә алар авылда актив тормыш үрнәге күрсәтәләр.

 –Бездә барысы да әйбәт. Җитеш яшибез.  Туган республикабызның башка төбәкләр арасында киң колачлы төзелешләре һәм нәтиҗәле үсеше белән һәрвакыт алдынгы позицияләрдә булуы белән без бик горурланабыз. Бездә халыкка медицина ярдәме күрсәтү, балаларны лаеклы укыту өчен шартлар тудырылган. Шуңа да сайлауларда бик теләп катнашабыз, - ди педагогика ветераны, ансамбль солисткасы Фәтхия Зарипова.

30 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшләгән шагыйрә Әлфирә Низамова, диде: 

– Мин иң лаеклылар өчен тавыш бирдем, киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, кешеләрнең эшләре, лаеклы хезмәт хакы булсын, гаиләләр яшьләр өчен уңайлы шартлар тудырсын өчен.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International