Әгерҗедә, Кызыл борда, Тирсәдә яшәүчеләр йорт яны территорияләрендә тавыш бирә алалар

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бүген һәм иртәгә билгеле бер сәгатьләрдә сайлаучылар йорт яны территорияләрендә дә тавыш бирә алалар.

Мондый мөмкинлеккә Әгерҗе, Кызыл Бор һәм Тирсә халкы ия.

Гагарин урамындагы 8-нче номерлы йорт янында 463-нче номерлы участок сайлау комиссиясе эшли. Бу участокта 800дән артык сайлаучы теркәлгән. Алар-Гагарин урамындагы 7, 8, 10, 11, К. Маркс урамындагы 12, 13, 15, 16 нчы, М. Горький тыкрыгы буенча 2 нче йортларда яшәүчеләр. 

Биредә иртәдән халык активлыгы сизелә.

– Безнең йортта яшәүчеләрнең күбесе пенсионерлар. Без сайлау комиссиясе әгъзаларына йорт янында тавыш бирү мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтле. Бездә инвалидлар да яши бит. Аларга Мәдәният сараенда урнашкан участокка барып җитү авыр булыр иде, - диде йорт буенча өлкән Кумушай Хәбибуллина.

 

Илдус Нәфыйков һәм аның хатыны Вәсилә апа беренчеләрдән булып тавыш бирергә чыктылар. Комиссия әгъзалары аларга битлек, перчатка, ручка бүләк иттеләр. Паспорт мәгълүматларын чыгарганнан соң ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлау буенча ике бюллетень бирелде.

 - Без сайлауларда һәрвакыт актив катнашабыз. Киләчәкне сайлыйбыз бит.  Балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәктә дә тормышлары мул булсын, алар бәхетле булсын, – диде Илдус абый.

465 нче участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлаучыларны Гагарин тыкрыгының 2 нче тыкрыгы буенча йорт яны территориясендә кабул иттеләр. 

- Әгәр иртән пенсионерлар күбрәк туры килсә, аннары урта буын да актив тавыш бирде: күпләр төшке ашка барды, – дип билгеләп үттеләр комиссия әгъзалары.

- Мин чын күңелдән халык тормышының тагын да яхшыруын, ә без алга таба да Татарстан өчен горурлык хисләре кичерүен телим.  Педагог буларак, бездә балаларның белем алу һәм үсеше өчен күбрәк шартлар тудырылсын иде. Шуңа күрә мин кандидат өчен тавыш бирдем, аны һәркемнән дә лаек дип саныйм, – диде педагогика ветераны Роза Латыйпова.

Исегезгә төшерәбез, 11, 12, 13 сентябрьдә әгерҗелеләр ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауда катнаша. 13 сентябрь-Бердәм тавыш бирү көне.

 

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International