ди дәрәҗәдәге кунакларга күрсәтердәй төзек, матур, чиста ул Кичкетаң җирлеге. Районда нинди генә бәйге-конкурслар оештырылмасын, алар – алда. Авыл халкының тормышын, ялын кызыклы, файдалы итү өчен дә нинди генә бәйрәмнәр, кичәләр, очрашулар, бәйгеләр уйлап тапмыйлар. Алар үрнәгендә төрле якларга таралган авылдашларны җыеп очраштыручы Авыл көнен башка авылларда да матур традициягә әйләндерәсе иде, җәмәгать. Әнә, июнь аеның беренче шимбәсен хәзер бу җирлектә сагынып көтеп алалар. Чит җирләрдә яшәүче өлкәннәр бигрәк тә сагынып кайталар бу бәйрәмгә.