1-16 сентябрьдә Казанда "Йолдызлык" эстрада сәнгате республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналына сайлап алу көннәре уза.
коронавирга бәйле рәвештә, чаралар тамашачылар катнашыннан башка уза.
Туры эфирны республика халкы Ютуб каналында һәм ВКонтакте фестиваленең төркемендә карый ала.
Иж-Бубыйдан "Хыял" хореография ансамбле Рузан Исламова җитәкчелегендә финалга чыкты, дигән күңелле яңалык белән уртаклашабыз.
Бүген балалар "Уникс" та беренче Гала-концертта чыгыш ясый.