Татарстанда «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе инициативасы белән оештырылган «Игелек кыл»хәйрия акциясенең өченче этабы узды. Хатын-кыз депутатлар күп балалы гаиләләргә (5 һәм аннан күбрәк бала) мәктәп һәм балалар бакчалары хезмәткәрләренең гаиләләренә планшетлар тапшырдылар.
Онлайн-элемтә аша республика районнары педагогларына рәхмәт сүзләрен «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова җиткерде, проектка старт агымдагы елның июнендә бирелде, дип искәртте. Аның максаты-коронавирус пандемиясе вакытында биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү. Акциянең өченче этабында 55 планшет тапшырылды.
Әгерҗе районының күп балалы педагогларын бүләкләү район администрациясе бинасында узды. Барлыгы биш гаилә планшетлар алды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова аларга кыюлыклары, ныклыклары һәм сабырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Бүләкләнүчеләрнең барысы да үзләренең белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, профсоюз җитәкчеләре исеменнән чәчәк бәйләмнәре алды.
Котлыйбыз: Юзыкаева л.З. (Бима урта мәктәбе), Гильмянова Е. А. (Кырынды урта мәктәбе), Валеева Д. А (Әгерҗе шәһәренең 4 нче балалар бакчасы), Хуҗяхметова Л. Р (Әгерҗе шәһәренең 4 нче балалар бакчасы).