11-13 сентябрьдә район сайлаучылары Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлауда югары активлык күрсәттеләр.
Бу көннәрдә 22278 (90,26%) Әгерҗе халкы тавыш бирде.
Татарстан Президенты сайлаулары буенча тавышлар түбәндәгечә бүленде: Рөстәм Миңнеханов - 19795 (88,85%), Альмир Михеев - 772 (3,47%), Альфред Вәлиев - 591 (2,65%), Владимир Сурчилов - 494 (2,22%), Олег Коробченко - 473 (2,12%) бүленде.
Җирле үзидарә органнары депутатларын сайлау нәтиҗәләре белән газетаның 8-10 битендә һәм agryz-rt.ru сайтында танышырга була.
**
Район җитәкчелеге актив гражданлык позициясе өчен барлык сайлаучыларга, шулай ук территориаль, участок сайлау комиссияләре әгъзаларына, оешма-предприятиеләр җитәкчеләренә, күзәтүчеләргә, тәртип сагында торучы полиция хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерә.