Яңа уку елы башыннан республика мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар аш оештырылган. Безнең районда бу яңалык 1824 укучыга кагыла.
- Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2020 елның 1 сентябреннән башлангыч звенодагы барлык укучыларны да көненә кимендә бер тапкыр бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү бурычы куелды. Безнең районда 1824 укучы мондый мөмкинлеккә ия, - ди район мәгариф идарәсе белгече Надежда Абрамова. - Алар барысы да балансланган кайнар ризык белән тәэмин ителгән.
Меню ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде һәм Роспотребнадзорның эксперт бәяләмәсенә ия. Меню составында гарнир, салат яки кабымлык, кайнар эчемлек, җиләк-җимеш бар. Бер укучыга бер көн бәясе 51,85 сум тәшкил итә.
– Безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү махсус нигезләмә нигезендә башкарыла. Шуңа бәйле рәвештә боерык чыгарылды, боерык нигезендә туклану графигы расланды, – дип сөйли 2нче мәктәп директоры Оксана Дорось. - Меню белән ата-аналар мәктәп ашханәсендә дә, мәктәп сайтында да таныша алалар. Дөрес, кайчагында бераз төзәтмәләр кертергә туры килә. Бу продуктларның ничек китерелүенә бәйле.
Боерык нигезендә 2 нче мәктәптә 1-4 сыйныфларда укучы 299 укучы бушлай туклана. Аларны тукландыру графигы бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып төзелгән. Бу җәһәттән Роспотребнадзор даими контроль алып бара.
- Уку елы әле күптән түгел генә башланды. Тик бу кыска гына вакыт эчендә дә балаларның өстенлекләре аңлашыла инде, - ди Оксана Васильевна. - Әйтик, күпләр ботканы яратмый. Шулай ук балаларга балык ризыклары да ошамый. Аның каравы бәрәңге пюры, макарон бик теләп ашыйлар. Яшелчә салатлары яраталар. Эчемлекләрдән бигрәк тә какао яраталар.
Бу, мөгаен, турыдан-туры бәйле, ничек бала өйдә тукланырга күнеккән. Сер түгел, күп кенә гаиләләрдә балалар ботка ашарга күнеккән. Ә бит белгечләр аның үсеп килүче организм өчен бик файдалы булуын күптән исбатладылар.
– Безнең бурыч-укучыларны дөрес һәм сәламәт туклануга өйрәтү. Шул уңайдан башлангыч сыйныфларда «дөрес туклану турында сөйләшү» дигән темага сыйныфтан тыш дәресләр үткәрелә, – дип дәвам итә җитәкче.
Ата-аналар соравы буенча бу уку елыннан ак һәм кара икмәк кайта башладылар. Башка елларда Ак гына кайтарганнар, диләр. Сүз уңаеннан, башлангыч сыйныф укучыларының әти-әниләре арасыннан махсус комитет та сайланды. Димәк, менюга бу яктан да контроль булачак.
Шул ук вакытта, директор билгеләп үткәнчә, проблемалар да бар. Мәсәлән, пешекчеләр җитмәү. Яңа кагыйдәләр буенча туклануны оештыру белән бәйле рәвештә, ризыкларның күләме артты, әмма хезмәткәрләр саны элеккечә калды. Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, бу эшкә керергә теләүчеләр юк. Азык әзерләгәндә кулланыла торган җиһазларны да яңартырга кирәк.
Белешмә
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлегендә 5 октябрьгә кадәр мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча «кайнар линия» эшли. Шалтыратулар 8дән 17 сәгатькә кадәр 24638 телефоны буенча кабул ителә.
2 нче мәктәп ашханәсендә башлангыч сыйныф укучылары. / Д. Абзалиева Фотосы