Татарстанда ел саен «Россия ел тәрбиячесе» бөтенроссия һөнәри конкурсының төбәк этабы уздырыла. Ул өч турдан - муниципаль, зональ һәм йомгаклау турларыннан тора.
Быел конкурсның зона этабында мәктәпкәчә учреждениеләрнең 105 укытучысы катнашты: тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре, логопедлар һәм психологлар. Алар арасында - 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Кузнецова Ольга Васильевна (мөдире - Яппарова Л.Д.) Ул «Ел тәрбиячесе 2020» республика конкурсы лауреаты булды.
Аңа 20000 сумлык сертификат тапшырылды.