22 сентябрьдә IV чакырылыш Әгерҗе район Советы депутатлары беренче утырышка җыелды. Чакыруда ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов һәм ТР Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Ришат Зиннәтуллин катнашты.
Көн тәртибенә ярашлы рәвештә район башлыгын сайлау мәсьәләләре каралды. Депутатлар бертавыштан бу җаваплы вазыйфага Азат Вәлиевны сайладылар.
Айрат Зарипов яңа җитәкчене җаваплы вазифага сайлануы белән котлады.
Яңа сайланган җитәкче, үз чиратында, Әгерҗе районына һәм анда яшәүчеләргә намус белән хезмәт итәргә вәгъдә итте.
Безнең алда торган мөһим бурычлар - районның икътисадый хәлен яхшырту, авыл хуҗалыгы тармагын яңа дәрәҗәгә күтәрү, - дип билгеләп үтте Азат Рустамович үзенең чыгышында. - Тагын бер мөһим бурыч - халык мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә аерым игътибар бирү һәм аларның һәркайсын максималь мөмкин булган кысаларда хәл итүгә ирешү.
Утырышта район башлыгы урынбасары да билгеләнде. Бу җаваплы вазыйфа янә Ришат Тимер улы Нурисламовка йөкләнде. Ул 2010 елда бу җаваплы постка билгеләнде.