ZOOM форматында иминләштерүчеләр белән эшлекле очрашу

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Пенсия фонды Zoom форматта кадрлар хезмәтләре белән чираттагы очрашу уздырды. Электрон хезмәт кенәгәләренә күчү, шулай ук пенсия билгеләү өчен документлар электрон рәвешләрен бирү мәсьәләләре буенча 16 сентябрьдә Әгерҗе районында клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары (бүлек хокукларында) Айрат Җиһангәрәев "ит комбинаты"ҖЧҖ кадрлар хезмәте җитәкчесе һәм белгечләре белән очрашты. Очрашу видеоконференция режимында, сораулар һәм җаваплар рәвешендә узды. Пенсия фонды гражданинның шәхси лицевой счетындагы стаж турындагы мәгълүматлар буенча Пенсия билгели. Шуңа күрә кадрлар хезмәте пенсия билгеләү өчен мәгълүматлар әзерләгәндә җаваплы һәм мөһим эш башкарырга тиеш.  Булачак пенсионерның ризалыгы белән пенсия РПФКА булган мәгълүмат буенча, өстәмә документлар тапшырмыйча гына билгеләнә. Җитәкче урынбасары, шуңа бәйле рәвештә, кадрлар хезмәтләренә, иминләштерелгән затның шәхси счетындагы мәгълүматларны алга таба актуальләштерү максатыннан, ПФРга хисапның барлык төрләрен үз вакытында һәм хатасыз тапшырырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Очрашу барышында предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белгечләре сорауларга тулы җаваплар алдылар. Иминләштерүчеләр белән эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International