Өч җирлектә башлыклар алышынды

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада авыл җирлекләрендә беренче оештыру утырышлары узды, анда авыл җирлекләре башлыклары сайланды. Егерме бер авыл җирлегенең өчсен яңа җитәкчеләр җитәкли.

Район Советының беренче утырышында район башлыгы Азат Вәлиев Туган Кадыбаш авыл җирлеген 30 елдан артык намус белән җитәкләгән Илфат Рамазановка Мактау грамотасы тапшырды. 

– Сезнең гомерегезнең күп өлеше туган авылына хезмәт итүгә багышланган, - дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы. - Якты киләчәккә, авылның социаль үсешенә юнәлдерелгән фидакарь хезмәтләре өчен тирән рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Кадыбаш авыл җирлеген Хәлил Закиров җитәкли. Җирлекнең оештыру утырышында депутатлар аның кандидатурасын расладылар. 
Яңа Бизәкә авыл җирлеге белән Мәгъсүм Салихов, Тәбәрле авыл җирлеге белән Рафил Сәлимуллин җитәкчелек итәчәк.

Калган авыл җирлекләрендә элеккеге башлыклар калды: Азево – Владимир Семенов, Бима – Эдуард Михайлов, Девятернә – Фәнис Йосыпов, Иж-Бубый – Раиф Ваһапов, Исәнбай – Фәнил Сираев, Кадрәк – Александр Михайлов, Кичкетаң – Зөлфәт Нуриев, Красный Бор – Анатолий Лазарев, Кырынды – Илназ Закиров, Кудашево – Фәнис Шакиров, Көләгеш – Юрий Васильев, Көчек – Рөстәм Нурмөхәммәтов, Салавыч – Мансур Мөхәммәдиев, Салавыч-Мансур Мөхәммәдиев. Сарсак – Омгада – Тамара Николаева, Иске Эсләктә – Илдус Гаффаров, Иске Чекалда-Павел Королев, Тирсәдә – Рафил Закиров, Шаршады Авылында-Васил Баһаветдинов.

Район башлыгы аларга нык сәламәтлек, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International