Район һәм авыл җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе табиблары катнашында Исәнбайда табиб амбулаториясен, Салаушта фельдшер – акушерлык пунктын ачу тантанасы булды.
Исәнбай амбулаториясе моңа кадәр балалар бакчасы белән бер бинада урнашкан иде. Балалар бакчасын мәктәпкә күчерү кирәклеге тугач, бер амбулатория өчен ике катлы бинаны карап тоту рентабельсез дип табылды. Шуңа күрә җитәкчеләр бердәм фикергә килделәр: республика программасы буенча яңа модульле амбулатория төзергә кирәк.
Тантаналы чарада район башлыгы Азат Вәлиев катнашты, ул медицина хезмәткәрләренең һәм авыл халкының шатлыгын уртаклашты. Ул Республикада сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спортны үстерүгә юнәлдерелгән программаларның уңышлы эшләвен билгеләп үтте. Җитәкче Исәнбай, Бима, Пеләмештә яшәүче 1438 кешегә хезмәт күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә җаваплы һәм авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.
Баш табиб Эдуард Овчинников хәбәр иткәнчә, «Сәламәтлек» программасын эшләтеп җибәргәннән соң районда ике амбулатория, 12 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Аның сүзләренә караганда, тагын ике яңа модульле ФАП сафка басачак: Кучукта – быел, Яңавылда – киләсе елда.
– Бу безнең өчен соңгы 20 елда өченче бина инде. Нинди генә авыр шартларда эшләргә туры килмәсә дә, без үзебезгә йөкләнгән бурычларны һәрвакыт үтәдек. Барлык таләпләргә җавап бирүче яңа амбулаториядә алга таба да намус белән эшләвебезне телим. Без республика, район һәм авыл җитәкчелегенә якты, җылы, уңайлы амбулатория төзүләре өчен рәхмәтлебез, – диде күп еллар Исәнбайдагы гомуми практика табибы вазыйфаларын башкаручы Әлфия Бәхтиева.
Кызыл тасманы кискәннән соң, бәйрәмдә катнашучылар бинаның эченә уздылар. Биредә кабул итү бүлмәсе, көндезге стационар палатасы, карау һәм прививкалар ясау кабинетлары бар. Җиһазлар бөтенләй яңа. Су һәм газ үткәрелде.
– Яңа бина авылдашларына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын күтәрүгә ярдәм итәр дип өметләнәбез, – дип сүзен йомгаклады авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев.
Салауш ФАПын ачу тантанасы алдыннан 35 ел дәвамында авыл халкының сәламәтлеге сагында торган Флюра Хуҗина үзенең хатирәләре белән уртаклашты.
- Үз вакытында без 700 кешегә хезмәт күрсәттек. Эш шартлары хәзерге белән бернинди чагыштыру да бармый. Әмма без зарланмадык, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә ашыга идек, – дип билгеләп үтте ветеран.
Фельдшер Елизавета Попова, шәфкать туташлары Галия Вахитова һәм Венера Зайцева белән ничек дус-тату эшләүләрен ул сагынып искә алды.
Флера апа шулай ук ФАП мөдире Гөлнур Шәйхетдинованың декрет ялына чыкканнан соң биредә даими фельдшер булмавына борчылуын белдерде.
- Красный бор участок хастаханәсеннән медиклар килә. Рәхмәт аларга! Әмма без даими фельдшерыбыз булуын телибез, - диде ул салаушлыларның уртак теләген җиткерде.
Эдуард Овчинников бу проблема тиздән хәл ителәчәк, дип ышандырды. Ул бер ай элек Салауш авыл җирлеге составына кергән Яморза авылындагы ФАП мөдире итеп билгеләнгән яшь белгеч Дияз Әхмәтҗанов белән таныштырды. Дияз Яморзада туган. 9 сыйныфтан соң егет Алабуга медицина көллиятенә укырга керә. Дипломлы белгеч туган авылына эшкә кайта.
– Мин әлегә күнегәм, нюансларны өйрәнәм. Кирәк булганда, Уразай фельдшеры Алмазия Шакирова, Красный бор участок хастаханәсе баш табибы Владимир Кибатов белән киңәшләшәм, – ди Дияз.
Эдуард Вильевич яшь белгечкә эшләрендә уңышлар теләп, аңа яңа тонометр тапшырды.
Тантананың тагын бер күңелле мизгеле Красный бордагы ашыгыч ярдәм бүлеге филиалына автомобиль ачкычлары тапшыру булды. «Б» класслы ашыгыч ярдәм машинасында беренче ярдәм күрсәтү, пациентларның торышын мониторинглау һәм хастаханә этабында интенсив терапия үткәрү өчен барлык кирәкле җиһазлар урнаштырылган.
- Красный бор медицина хезмәткәрләре безнең җирлектәге авыруларга да хезмәт күрсәтәләр. Без аларга бик рәхмәтле. Яңа фельдшер-акушерлык пункты салганнары өчен район һәм РҮХ җитәкчелегенә зур рәхмәт, – диде авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев.
Ике авылда да бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать артистлары үз чыгышлары белән бизәделәр.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА