Узган атнада Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләренең күчмә төркеме тарафыннан безнең районның барлык авыл җирлекләренә тикшерү үткәрелде.
Үткәрелгән чаралар йомгаклары буенча район хакимиятендә эшлекле киңәшмә узды, анда район башлыгы Азат Вәлиев, авыл җирлекләре башлыклары, эшмәкәрләр һәм фермерлар катнашты.
Очрашу нәтиҗәле узды. Авыл эшкуарлыгын эшлекле алып баруга кагылышлы күп кенә актуаль мәсьәләләр каралды. Проблемалар яңгырады һәм хәл ителде. Яңа планнар һәм идеяләр тәкъдим ителде.
Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге директоры Илнур Хәбибуллин дәүләт ярдәме формалары, кооперативларның нәтиҗәлелеге турында гына сөйләде. Ул ит, сөт һәм башка җитештерелгән продукция сату буенча фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар эшенең гамәлдәге схемаларын да билгеләп үтте. Шулай ук ул авыл җирлекләренең ресурс потенциалына анализ ясады.
– Безнең бурыч – проблемаларны ачыклау һәм аларны хәл итеп, алга барырга. Барыннан да элек, авыл халкы арасында масштаблы эш алып бару зарур. Алар үз мөмкинлекләрен объектив бәяләргә, эшлекле активлыкны үстерергә тиеш, - дип ассызыклады Илнур Рафакович.
Азат Вәлиев авыл җирлекләре башлыклары алдына куелган бурычлар буенча эшне якын арада башларга дигән катгый бурыч куйды. Ул билгеләп үткәнчә, компетенцияләр үзәге белгечләре белән бергә эшләү барышында район шартлы рәвештә өч икътисадый зонага бүленәчәк. Планда-крахмаль завод төзү.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Әгерҗе районы үсешенең кластерлы картасы тутырылачак. Анда инвестицияләрне «җирләү» өчен өстенлекле үсеш нокталары һәм мәйданнар күрсәтеләчәк.
Алга таба районда авыл кооперациясен нәтиҗәле үстерү атнасын үткәрү планлаштырыла.
Ләйсирә Җиһангәрәева