Ул көнне район Мәдәният сараена иң асыл, эштә уңган, кыю, тәвәккәл, мохтаҗларга һәрчак ярдәм итүче чын ир-егетләр җыелган иде. Ә гүзәл затларыбыз, балалар аларга мәдхия җырладылар, чын йөрәктән яратуларын белдерделәр.

Чын ир-егет дигәндә без иң элек Ватаныбызның иминлеген саклаган, кирәк икән хәзер дә бу изге бурычын үтәргә, гаиләсендә – якыннарын, көндәлек тормышта кечкенәләрне, өлкәннәрне, мохтаҗларны якларга әзер торучы көчле затларны күз алдына китерәбез. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмгә нәкъ менә шундый ир-егетләр кунакка чакырылган иде. Аларның бик күбесен сәхнә түрендә хөрмәтләделәр. Әнә төрле елларда кайнар нокталарда хәрби бурычларын намус белән үтәп, батырлык үрнәкләре күрсәткән Георге Майдук, Нәзир Нуретдинов, Руслан Ямалиев, Рәшит Гарифуллин, Тәфкил Закиров, Әнвәр Шәрәфиев “Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флотына – 95 ел” медале белән бүләкләнделәр. Үзе дә хәрби хезмәттә зур чыныгу мәктәбен узган район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның бу батырларга әйтер сүзләре күп булды. Алар хөрмәтенә Виктор Власов “Офицеры” җырын йөрәкләргә үтеп керердәй итеп башкарганда аны офицерлар аягүрә, ә зал тын да алмый тыңлады.
Тыныч тормышта да тугры хезмәт итеп, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүче ир-егетләргә дә сокланмый мөмкин түгел. Ә андыйлар безнең янәшәбездә бик күп. Менә алар – Илгиз Галиев, Виктор Козин, Рафис Муллахмәтов, Раиф Гәрәев, Ринас Яппаров, Эдуард Садыйков, Радик Насыйбуллин, Рөстәм Исмәгыйлев, Александр Петряев. Алар “Ватанга хезмәт итәм!” номинациясендә җиңүче исеменә бик тә лаек.
Районыбызда спортның бик күп төрләрен үстерүгә, мохтаҗларга ярдәм итүче бу мәрхәмәтле җитәкчеләр һәм эшмәкәрләргә күпләр рәхмәт укыйдыр. Бәйрәм тантанасында шундый шәфкатьле ир-егетләр Валерий Макаров, Илгиз Салихов, Алиага Ибраһимов, Рамил Исмәгыйлев, Ринат Арсланов, Илдус Шәймөхәммәтов, Адил Латыйпов адресына сәхнә түреннән рәхмәт сүзләре яңгырады.
Кичәдә намуслы хезмәтләре белән танылганнарны да җылы сүзләр белән хөрмәтләп бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында алтын куллы хирург Алексей
Шадрин, тренер Руслан Закиров, шофер Фәрит Әшрәфҗанов, слесарь Эрнест Батыршин, мәктәп директоры Айнур Габбасов һәм башкалар бар иде.
Кем ничектер, ә мин ир-егет укытучылары булган мәктәп бәхетле дип саныйм. Юрий Васильев, Зөфир Зарипов, Фәнил Симаков, Флүр Шәмсетдинов, Ринат Шакиров бик күп сәләтле укучылар тәрбияләп чыгарган чын укытучылар буларак мактау сүзләренә бик тә лаек иде.
Ир-егетләр бәйрәме булса да гомерләрен хәрби хезмәткә, иминлегебезне саклауга багышлаган гүзәл затларны да онытмадылар. Разия Конакова, Илгизә Шәрифуллина, Айгөл Арсланова, Фәридә Кәлимуллина, Гүзәлия Дәүләтшина – гомерләрен әнә шундый тынгысыз хезмәткә багышлап хөрмәт яулаган затлар.
Кичәдә Мәдәният сарае каршындагы һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бию һәм вокал төркемнәре, сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучыларының, үзешчән җырчыларның чыгышлары бәйрәм хуҗаларына яхшы кәеф бүләк итте.
Елга бер мәртәбә әнә шундый җылы, мактау сүзләре ишеткән ир-егетләребезнең көндәлек тормышта олы таянычыбыз, ныклы терәгебез булуларын телибез.
Рәмзия Нуриева.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru