Девәтернә мәктәбе педагогы республика конкурсында җиңүче булды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Девәтернә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Шәрипова «Авыл укытучысы» республика конкурсында «көнкүрештә белем чагылышы»номинациясендә җиңүче булды.

Бу атнада конкурсның өченче этабына узган ун конкурсант Казан мәктәпләрендә ачык дәресләр үткәрде. Республиканың иң көчле педагоглары эчтәлекле, инновацион булган, федераль дәүләт белем бирү стандартларына җавап биргән 35 минутлык дәрес тәкъдим итте. 
Финалга чыгучылар арасында Девәтернә мәктәбе укытучысы Гөлия Шәрипова да бар.

 

– Туган телебезне саклауга юнәлдерелгән биремнәрдән мин үз дәресемне төзедем, - ди Гөлия Мәгъсүм кызы.

Укытучыларның осталыгын абруйлы жюри бәяләде. Абсолют җиңүче булып Апас районы укытучысы танылды. Биектау һәм Арча районнары педагоглары-икенче һәм өченче урыннарда. Җиде укытучы-төрле номинацияләрдә җиңүчеләр.

- Дәрәҗәле республика конкурсында беренче унлыкка керә алуыма бик шатмын, - ди Гөлия Мәгъсүм кызы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International