Земсковлар Галина Андреевна һәм Владимир Александровичны 60 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гильмутдинова Римма Ринат кызы һәм Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Марсель кызы Гайфуллина котладылар.
Владимир Александрович һәм Галина Андреевна икесе дә Әгерҗе шәһәрендә туып-үскән. Гаилә башлыгы бөтен хезмәт эшчәнлеген Әгерҗе янгын частендә эшләгән. Әгерҗе районында да, күрше Удмурт Республикасында да бик күп янгыннарда катнашкан. Хезмәт ветераны исеменә лаек булган, бик күп Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре бар. Галина Андреевна шулай ук балалар бакчасында егерме елдан артык эшләгән хезмәт ветераны исеменә лаек булды.
Земсковлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Дүрт онык һәм биш оныкчыкны тәрбияләүдә булышалар.
Владимир Александровичка һәм Галина Андреевнага Әгерҗе муниципаль районы башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.