Анастасия Алексеевна ДАШКЫНОВА Әгерҗе районының «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге җитәкчесе итеп билгеләнде.
Анастасия Дашкынова 1986 елда Удмуртиянең Малопурга районы Яган поселогында туа. 2009 елда «педагог - психолог»белгечлеге буенча Глазово педагогия институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеген 2005 елда Ижау шәһәренең 57нче мәктәбендә педагог-оештыручы булып башлый. Аннан Ижау һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге төрле оешмаларда эшли.
2012 елда педагогикага кайта. Яр Чаллы шәһәренең балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 2017 елдан билгеләнгәнчегә кадәр Әгерҗе 8-нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән.
«Форпост» үзәге белән җитәкчелек иткән Ирина Мөхәммәтҗанова мәгариф өлкәсендә – 3 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары буларак эшен дәвам итә.
***
Рөстәм Рәсим улы ШАКИРОВ Әгерҗе спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнде.
Рөстәм Шакиров 1978 елда Әгерҗедә туган. 2001 елда «инженер-электромеханик»белгечлеге буенча Екатеринбург югары артиллерия команда училищесын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 2002 елда инкассациянең Әгерҗе участогы инкассаторы булып башлый. Аннан соң төрле елларда Ижау сигнализация һәм элемтә дистанциясендә электромеханик, «Ак Барс Әгерҗе " агрофирмасының баш энергетигы булып эшли. 2020 елның маеннан Алабуга районы торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш Департаменты директорының беренче урынбасары булып эшли.
Спорт мәктәбен җитәкләгән Рөстәм Ильин шәхси гариза нигезендә эштән азат ителгән.