Әгерҗе районында туып-үскән кыз лидерлыкны нык тота

2020 елның 9 октябре, җомга

Менә инде берничә ел рәттән «Наҗар» ширкәтенең машина белән сыер саву операторы Алсу Җәлилова берәүгә дә лидерлыктан калышмый. Быел да ул үзенең һөнәри бәйрәмен югары күрсәткечләр белән каршы ала.

Рус Шаршады авылында туган 1997 елда Наҗарга кияүгә чыга һәм шул вакыттан бирле терлекчелек тармагында фидакарьлек белән эшли. Башта бозаулар карый, аннан бераз амбарда эшли.

- 2000 елда 30 танадан торган төркем алдым. Таналар белән эшләү җиңел түгел, аларны өйрәтергә кирәк әле. Тик мин аерым авырлык тоймадым, чөнки яшьрәк идем. Ә бит ул вакытта сыерларны саву аппаратлары ярдәмендә савып та бетерсәк тә, сөт белән флягларны үзебез күтәрдек, – ди ул.

Бүгенге көндә аның карамагында 57 сыер бар. Ул алардан 700 килограммнан артык сөт сава. Җәен 850 килограмм сөт савылган булган. 
Сүз уңаеннан, моңа кадәр җәйге лагерь авылдан аз гына ерак урнашкан, ә быел аны фермадан ерак түгел корганнар. Сыер савучылар сүзләренә караганда, анда эш шартлары тагын да уңайлырак. 

Әгерҗе районында туып-үскән кыз турында тулырак сөекле район газетасының җомга чыгарылышында укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International