Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм Җирдә яшәүче һәм хезмәт куйган, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә эшләүчеләрне, күп авырлыкларга карамастан, терлек үрчетү һәм үстерү, чәчү, үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.
Авыл хуҗалыгы безнең район икътисадында аерым урын алып тора. Кадерле якташлар, сезгә авыр һава шартларында, катлаулы финанс ситуациясендә эшләргә һәм шул ук вакытта лаеклы нәтиҗәләргә ирешергә туры килә.
Авылда булдыклы һәм инициативалы кешеләр аз түгел, алар туган җирләреннән үзләре һәм балалары өчен яхшы өлеш эзләп китмәсен өчен шартлар тудыру мөһим. Шуңа күрә соңгы вакытта хакимият органнары алдында авыл хезмәтчәннәренең сыйфатын һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү, авылда яшьләрне калдыру бурычы тора.
Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, бигрәк тә ветераннарга, производство алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт.
Нык сәламәтлек, муллык, иминлек һәм барлык башлангычларда да уңышлар телим!
Район башлыгы А. Р. Вәлиев