Бима мәктәбе укучылары иң яхшылар рәтендә

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Бима мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Хәтер һәм Дан елына багышланган «Җиңү адымнары-2020» Татарстан Җиңү волонтерлары онлайн - проектында катнаштылар.

Проект кысаларында 2020 елның 16 апреленнән 31 маена кадәр катнашучылар атна саен «Җиңү адымнары» ясадылар һәм онлайн кейслар, «Skill Cup» хәрәкәте платформасында белем алдылар, ветераннарга Җиңү хатлары яздылар, «минем тарихым» проектында, «Хәтер бакчасы», «Җиңү тәрәзәләре»акцияләрендә катнаштылар.

 

Шушы көннәрдә әлеге чарага йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин «Җиңү адымнары»проекты җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты. Әгерҗе районыннан очрашуда Бима урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Юзыкаева л.З. катнашты. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәләре буенча Бима мәктәбе Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International