Шимбә-17 октябрь төнендә Әгерҗе районында армиягә чакырылучыларны беренче тантаналы озату булды.
Безнең биш егетебез: Әгерҗедән Алексей Исмәгыйлев, Кырындан Риназ Шәңгәрәев, Янаулыдан Руслан Муллахмәтов, Кадрәк авылыннан Дмитрий Изибаев һәм Иж-Бубыйдан Илгиз Адлер Ватаннарына намуслы һәм лаеклы бурыч бирәләр.
Аларны озатырга һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның әти-әниләре өчен бу истәлекле төнгә котлау сүзләре бирергә район җитәкчеләре һәм яшьләр сәясәте бүлеге вәкилләре килгән иде.
Ватанча изге теләкләр белән Әгерҗе районы хәрби комиссары Илгиз Галиев мөрәҗәгать итте.
Булачак солдатларны Мәскәү, Тамбов, Оренбург, Омск, Ульяновск һәм башка өлкәләрдә көтәләр.
Ә безгә аларның кайтуын түземсезлек белән көтәсе генә кала!