Россия Пенсия фондына электрон хезмәт кенәгәләренә күчү һәм хисап бирү буенча белгечләр белән очрашулар дәвам итә. Октябрь ае дәвамында короновирус инфекциясе таралуны кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә клиент хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Зөлфия Бакасова Иж-Бубый, Тирсә, Кодаш, Кадрәк, Бима, Сарсак-Омга, Табарлы, Кичкетаң, Девятернә авыл җирлекләре башлыклары урынбасарлары һәм белгечләре белән Zoom форматында очрашулар үткәрде.
Җитәкче 2020 елның 31 декабренә кадәр хезмәткәрләрнең хезмәт кенәгәсенең формасына карата ясалган СЗВ-ТД формасы буенча хисап бирү, әгәр хезмәткәр турында мәгълүмат беренче тапкыр бирелсә, аларда 2020 елның 1 гыйнварына хезмәт кенәгәсенең соңгы язмасын чагылдыру зарур, дип билгеләп үтте. Шулай ук мәгълүмат тапшыру срокларын бозган өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга тиеш, дип белдерде. Хисап формалаштыру барышында сораулар булса, Пенсия фонды консультация ярдәме күрсәтә ала.
Очрашу барышында кадрлар хезмәте белгечләре сорауларга тулы җаваплар алдылар.