ече Ольга Еремина РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Макаровның котлау открыткаларын, чәчәк бәйләме, чәй тәмнәре тутырылган сумканы тапшырганда, медицина ветераны, сугыш ветеранының тол хатыны Евдокия ханымның күңеле тулды. “65 ел гомерем узган Әгерҗедә, балаларымны үстергән Барҗымда, соңыннан бик күп еллар яшәгән Кичкетаңымда мине онытмауларына ничек шатланмыйсың инде. Чит җирдә туган як сәламнәрен алудан да зур сөенеч юктыр ул. Рәхмәт сезгә, балакайларым!” – диде ул. 
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru