Елганы чистарттылар

2013 елның 25 марты, дүшәмбе


Язгы ташу вакытында шәһәребез буенча ага торган Әгерҗе елгасында затор булмасын өчен елга өстен, яр буйларын чүп-чардан, сынып төшкән агач ботакларыннан чистарту буенча район җитәкчелеге чакыруына күп кенә предприятиеләр кушылды.


Өч көн дәвамында уртак көч белән елганың 4 километр озынлыктагы өлеше чистартылды. Бу эштә 184нче СМП, “Хәлим” хуҗалыгы, “СтройГрад”, “Строймир”, “Әгерҗе нефть продуктлары”, “Водоканал”, “Теплосбыт”, “ЖилЭнергоСервис”, электр элемтәсе узелы, газ-эксплуатация хезмәте, электр челтәре,  янгын сүндерү часте, урман хуҗалыгы, МСО, спорт һәм туризм бүлеге эшче-хезмәткәрләре актив катнаштылар. Район җитәкчелеге аларга олы рәхмәтен белдерә.

 


Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International