Нәүрүз килде

2013 елның 25 марты, дүшәмбе

Девәтернәдә Нәүрүз бәйрәме башка  еллардагыча җыр-биюләр һәм  ярышлар белән  бик  күңелле  үтте.

Нәүрүз Карга боткасын ашау белән башланды. Аннан башлангыч  сыйныф укучылары матур концерт күрсәттеләр. Концерттан соң урамда бау тартышу, капчык белән йөгерү  һәм башка уеннар башланып китте. Уеннарда яшьтәге апа-абыйлар да  бик тә теләп катнашты. 83 яшьлек Бәдәр апаның  уеннарда актив катнашуы бар кешене дә таң  калдырды.

Нәүрүзгә берсеннән-берсе тәмле мич ашларын сатарга  алып чыгучылар да шактый иде: Арсланова Рәйсә, Фаррахова Рәмзия, Ахметзянова  Мөхтәрәмә, Абдуллина Фәния, Зөлфирә, Гатауллина  Гөлшат,  Гильфанова  Сания  апаларның нигъмәтләрен  бик тиз арада алып бетерделәр.Ә   Ситдикова Гөлсинә апа бөтен  авыл халкын коймак белән сыйлады. Мәдәният хезмәткәрләре кайнар чәй, шашлыктан бар кешене авыз иттерделәр.

Карачкы яндырганда һәкем эченнән генә: “барлык начарлыклар юкка чыксын иде” дип теләде


Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International