Яңа автобус Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелде. Әгерҗе районының Бертуган Бубилары

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль районнарына мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырды.

Р. Н.Миңнеханов Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга зур рәхмәт сүзләрен җиткерде, Аның кушуы буенча ил хөкүмәте төбәкләргә мәктәп транспорты бүлеп бирү турында Карар кабул итте.

Тантаналы чарада Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев катнашты. Яңа автобус Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбенә бирелде. Әгерҗе районының Бертуган Бубилары.

Шундый искиткеч яңа ел бүләге өчен зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International