Футболчылар финалга чыктылар

2013 елның 10 апреле, чәршәмбе

Әгерҗенең балаларга белем бирү-савыктыру үзәгендә Андрей Бушмелев җитәкчелегендә шөгыльләнүче 2000-01 елгы футболчылар Горький тимер юлларының Ижау бүлекчәсе өчен Түбән Новгород шәһәрендә мини футбол буенча ярышларда катнаштылар. Киров, Казан, Муром, Түбән Новгород, Ижау футболчыларын җиңеп, алар беренче урын яуладылар һәм “Россия тимер юллары” җәмгыяте уздырачак финал уеннарында катнашу хокукын алдылар. Финал уеннары май аенда Санкт-Петербург шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International