Нәни җырчы Алинә

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег Капилов янәшәсендәге бу нәни кыз Алинә КОЛЧИНА күптән түгел зур бәйгедә катнашты.

Ел саен Татарстан ЮХИДИ идарәсе үз хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотр-конкурсы уздыра. Чаллыда үткән әлеге конкурста районыбызның ЮХИДИ бүлекчәсендә административ законнарның үтәлешен тикшерү буенча инспектор – полиция капитаны Ләйлә Йосыпованың кызы Алинә, вокал номинациясендә катнашып, III урын яулады. Чаллы шәһәре ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Радий Кадиков Алинәгә матур чыгышы өчен рәхмәт әйтеп Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

“1нче гимназиянең 1 сыйныфында гына укыса да, Алинәбез район күләмендәге бәйгеләрдә катнаша иде инде. Ә мондый зур сәхнәдә беренче чыгыш ясавы кызымның. Аның каушамыйча, матур итеп җырлавы жюрины да сокландырды. Киләчәктә дә уңышлары белән сөендерергә язсын аңа”, – ди әнисе Ләйлә ханым. Без дә Алинәнең киләчәктә сәхнәдә якты йолдыз булып януын телибез. 

Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

Нәни җырчы Алинә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International