Путин WorldSkills чемпионатын оештырган өчен Татарстанның ике вәкилен бүләкләде

2021 елның 30 марты, сишәмбе

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин һөнәри осталык буенча 45нче WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатын оештыруда катнашканы өчен Татарстанның ике вәкиленә Дуслык ордены тапшырды. Хокукый мәгълүмат интернет-порталында шул хакта хәбәр ителә.

«„Ворлдскиллс“ стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөньякүләм чемпионатына әзерләнү һәм үткәрүгә зур өлеш керткәне өчен «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге генераль директоры Роберт Миңнегалиев, шулай ук Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич әлеге югары бүләккә лаек булды.

Алардан тыш, Татарстан башкаласында эшче һөнәрләр буенча дөньякүләм чемпионатын оештыруда катнашканы өчен Россия транспорт университеты ректоры Александр Климов та Дуслык ордены белән бүләкләнде.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-03-2021/putin-worldskills-chempionatyn-oeshtyrgan-chen-tatarstanny-ike-v-kilen-b-l-kl-de-5816062

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International