Татарстанда «ЭКОяз-2021» акциясе башлана

2021 елның 30 марты, сишәмбе

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 апрельдән «ЭКОяз-2021» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башлана.

«Яз көне кар астындагы пычрак чыга. Барлык территорияләрне дә тәртипкә китерергә кирәк. Санитар-экологик икеайлык һәм „ЭКОяз“ акциясендә барлык кеше катнаша ала. Аның район этабы 1 апрельдән 14 майга кадәр, ә республика этабы 15 майдан 31 майга кадәр узачак», — диде Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков. 

«ЭКОяз-2021» акциясе «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы муниципаль берәмлек» һәм «Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинацияләрендә үтә.

«Иң яхшы ЭКО-ишегалды» номинациясе — быелгы акциянең яңалыгы. «Балаларыбыз уйнап үскән ишегалларын җыештырырга, тәртипкә китерергә кирәк», — диде Александр Шадриков.

Акция җиңүчеләре тавыш бирү нәтиҗәсендә сайланачак. Җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырачаклар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-03-2021/tatarstanda-ekoyaz-2021-aktsiyase-bashlana-5816087

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International