(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстан төньяк циклон йогынтысында калачак, ул республикага көчле җил һәм явым-төшемнәр алып киләчәк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 30 мартта, республика территориясендә аз болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.
Мартның соңгы көнендә исә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2, -7 градус салкын булса, көндез +3, +8 градуска кадәр җылыта.
1 һәм 2 апрельдә җепшек кар, яңгыр һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура -3, +2, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.
«Шимбә көнне республикада урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны әллә ни үзгәрми: төнлә -3, +2 градус булса, көндез +5, +10 градуска кадәр җылытачак», - диелә синоптикларның фаразында. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-03-2021/yakyn-k-nn-rd-tatarstanda-ya-gyrlar-m-k-chle-il-k-tel-5816084