Экология министры: Татарстанда табигатьне саклаучы кешеләр саны арта

2021 елның 30 марты, сишәмбе

(Казан, 30 март, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда табигатьне саклаучы кешеләр саны арта бара, дип белдерде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.

«Республикада табигатьне саклаучылар — волонтерлар, иҗтимагый оешма активистлары күбәя. Быел да без аларның ярдәменә өметләнәбез», — диде министр «ЭКОяз-2021» республика акциясе һәм санитар-экологик икеайлыкка багышланган брифингта. 

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, республиканың табигый мирасы бай — Татарстанда 1 млн гектардан артык урман, 500 мең гектар аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар.

«Әмма уңайлылыклар кешенең даими яшәү урыннарында — шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш», — диде министр Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 1 апрельдән «ЭКОяз-2021» акциясе һәм санитар-экологик икеайлык башлануы турында язган иде.

Былтыр коронавирус инфекциясе аркасында кертелгән үзизоляция режимы сәбәпле, экологик икеайлыкта торак-коммуналь оешмалар, муниципаль берәмлек хезмәткәрләре һәм юл салучылар гына катнашты.  

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-03-2021/ekologiya-ministry-tatarstanda-tabigatne-saklauchy-keshel-r-sany-arta-5816110

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International