Татарстанда кар-буранлы яңгырлар башлана

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Чәршәмбе көнне Татарстан төньяк циклон йогынтысында калачак, ул республикага көчле җил һәм явым-төшемнәр алып киләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 30 мартта, республика территориясендә аз болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.

Мартның соңгы көнендә исә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2, -7 градус салкын булса, көндез +3, +8 градуска кадәр җылыта.

1 һәм 2 апрельдә җепшек кар, яңгыр һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура -3, +2, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.

«Шимбә көнне республикада урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны әллә ни үзгәрми: төнлә -3, +2 градус булса, көндез +5, +10 градуска кадәр җылытачак», - диелә синоптикларның фаразында. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/ava-toryshy/tatarstanda-kar-buranly-yagyrlar-bashlana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International