Санитар-экологик икеайлыкта җыйган штраф акчасы табигать саклау өчен тотылачак

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Татарстанда узачак санитар-экологик икеайлык барышында җыелган штрафлар табигатьне саклауга юнәлдерелгән чараларга тотылачак.

«Былтыр санитар-экологик икеайлык вакытында җыелган штрафларның гомуми күләме 5 млн сумнан артык иде. Әлеге штрафлар муниципаль берәмлекләрдә табигать саклау чараларына юнәлтелгән. Быел да шулай итәчәкбез», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Хөкүмәт Йортында узган брифингта.

Аның сүзләренчә, узган елда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен экологик икеайлык барышында меңнән артык административ беркетмә төзелгән.

«2020 елда икеайлык чорында күзәтчелек органнары республика буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагын ачыклады, административ хокук бозулар турында меңнән артык беркетмә төзелде. Монан тыш, меңгә якын санкцияләнмәгән чүплекнең 96 проценты муниципаль берәмлекләр тарафыннан юк ителде», — дип өстәде Александр Шадриков.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлануы турында язган иде.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/30-03-2021/sanitar-ekologik-ikeaylykta-yygan-shtraf-akchasy-tabigat-saklau-chen-totylachak-5816149

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International