Авыл кешеләрен бәрәңге сабагын дөрес итеп кулланырга өйрәттеләр

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков яз җитү белән бакчадагы иске бәрәңге сабакларын, чүпләрне якмаска, ә ашлама итеп кулланырга чакырды.

«Мин үзем авылда үстем. Бәрәңге чүпләрен ягарга түгел, өеп ашлама ясарга кирәк. Авылда үзебез дә шулай өеп куеп, черетә идек. Аннан соң ул ашламага әйләнә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Александр Шадриков сүзләренчә, бәрәңге сабакларын, яки бакчадагы башка чүпләрне ягу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен боза.

«Кипкән чирәмне дә ягарга кирәкми. Ул дөрләп янып китәргә мөмкин. Бу авыллар өчен дә бик куркыныч, табигатькә дә зыяны килә», — дип сөйләде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/avyl-tormyshy/avyl-keshelren-brge-sabagyn-dres-itep-kullanyrga-yrttelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International