Раковина яки плитәне чистарту өчен чүпрәк урынына, супермаркеттан алган пакетны кулланып карагыз. Гади пакет һәм гади чистарту сыеклыгы белән раковинаны, плитәне, краннарны чистартып була.
Төркия хуҗабикәләре шулай чистарта икән. Бу турыда «Челнинские известия» язды.
Каткан майны чистарту өчен бу ысул аеруча кулай. Пакет ярдәмендә пычрак тиз чистара, эзләр калмый, полировкалаган кебек була. Пакет чүпрәккә караганда катырак булганга, шундый эффект барлыкка килә, диелә хәбәрдә.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faydaly-kishlr/rakovina-m-plitne-chistartu-chen-ideal-chara